- тәм
- и. 1. Телнең лайлалы тышчасын төрле әйберләр белән ярсытудан туа торган сизү сәләте – биш тышкы тойгының берсе; Тат 2. Азыкның, эчемлекнең ашаганда, эчкәндә сизелә торган тәмлелек яки тәмсезлек үзлеге 3. күч. Күңелгә ятышлы тойгы кичерүдән туган шатлык, рухи рәхәтлек хисе; Ләззәт. ТӘМ ТӨЕРЧЕКЛӘРЕ – Тел очындагы тар җыерчыкларда әйбернең тәмен белергә ярдәм итә торган вак төерчекләр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.